6 октябрь 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Табиб йөрәкне саклау өчен гади генә өч кагыйдә турында сөйләде
Кардиолог Ольга Дворина «Радио1» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә холестерин, спорт һәм стрессның йөрәккә йогынты ясавы турында сөйләгән.
-
Яңалыклар
«Права» алыштыру: Татарстанда дәүләт пошлинасын кемнәр түләми?
Йөртүче таныклыгын алыштыручыдан гадәттә дәүләт пошлинасын түләү таләп ителә. Әмма Россия законында кайбер искәрмәләр каралган. Шуңа күрә кайберәүләр пошлина түләмичә генә яңа «права» алырга мөмкин. «Татар-информ» тәгаен кемнәргә ташлама тиешлеген барлаган.
-
Яңалыклар
Казанда джиу-джитсу буенча тәүге тапкыр дөнья чемпионаты узачак
10-11 октябрьдә тәүге тапкыр Казанда танылган мөселман тренеры Айрат Дамир улы Кәлимуллин истәлегенә джиу-джитсу буенча TWWBJJ WORLD OPEN CHAMPIONSHIP 2026 дөнья чемпионаты узачак. Чемпионат джиу-джитсуның бразилияле төре дөньясында иң масштаблы вакыйгаларның берсе булачак: Җир шарының иң көчле спортчылары дөнья чемпионы исемен яулау өчен бер келәмдә көрәшәчәк.
-
Яңалыклар
Татарстанда 11 меңнән артык гаилә ана капиталын торак шартларын яхшырту өчен тоткан
Социаль фондның Татарстан буенча бүлеге ел башыннан бирле барлыгы 11 508 гаиләгә торак шартларын яхшыртуга ана капиталын күчергән. Күпчелеге (9831 гаилә) аны торак кредитын түләүгә яки беренчел кертемгә тоткан. Тагын 1677 се, кредит алмыйча, шәхси торак сатып алу яки төзүгә сарыф иткән.
-
Яңалыклар
Казанда ЗАГС органнары җитәкчеләренең Бөтенроссия киңәшмәсе уза
2026 елның 5-9 октябрендә Казанда Россия Федерациясе субъектларының ЗАГС органнары җитәкчеләренең Бөтенроссия киңәшмәсе узачак. Әлеге чара ел саен Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы тарафыннан төбәк хөкүмәтләре ярдәме белән үткәрелә.
-
Яңалыклар
Путин Россия халыклары телләре өчен цифрлы белем бирү китапханәсе булдыру идеясен бәяләде
РФ Президенты Владимир Путин Бөтенроссия һөнәри конкурслары педагог-лауреатлары белән очрашуда Россия халыклары телләре өчен цифрлы белем бирү контенты китапханәсен булдыру идеясен бәяләде. Видеоэлемтә аша оештырылган сөйләшүдә катнашкан вепс теле укытучысы шундый тәкъдимне җиткерде. Бу хакта ТАСС агентлыгына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Үзәк банкта зыян күргән банкноталарны алыштыру мөмкинлеге турында сөйләделәр
Зыян күргән банкноталарны ялган билгеләре булмаса һәм башлангыч мәйданның кимендә 55 проценты саклап калынса, алмаштырырга мөмкин. Бу хакта РИА Новости Россия Банкының Үзәк федераль округы буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр, дип яза «Татар-информ».
-
Интервью
Вил Усманов: «Күңел яшь әле»
«Нинди гүзәл, матур минем халкым! Сәхнәләргә килеп чыга балкып...» Наил Касыймов сүзләренә Вил Усманов көй язган «Халкым» җыры милләтебезне берләштерә, горурлык хисе уята торган популяр җырга әверелде.
-
МӨҺИМ
Акча янчыгын ни көтә: 1 октябрьдән ил күләмендә, шул исәптән Татарстанда да тарифлар артты
Ай башы икәне әллә каян сизелә – узган айда тоткан коммуналь хезмәтләр өчен түләү кәгазьләре килә башлады. Сөенеп түләгез: октябрьдә «иске» тарифлар буенча исәп-хисап ясалган счет-фактура кәгазьләре килә әле. Утка, суга бәяләр 1 октябрьдән индексацияләнде. Димәк, яңача исәпләнгән түләү кәгазьләре ноябрьдә генә киләчәк. Соңгысына җылылык өчен түләү дә өстәләчәк. Акча янчыгын ни көтә?
-
Яңалыклар
10 һәм 11 октябрьдә Казанның кайбер үзәк урамнарында транспорт хәрәкәте чикләнә
«Казан милли ярыммарафоны» җиңел атлетика буенча бөтенроссия ярышларына әзерләнү һәм аны уздыру вакытында – 10 һәм 11 октябрьдә Казанның кайбер үзәк урамнарында транспорт хәрәкәте чикләнә һәм машиналар кую тыела.